Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Музейда кунак бар”

   Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы Советлар Союзы Герое Сафиуллин Гани Биккенә улының музей-утарында  килгән кунакларга даими тематик экскурсияләр үткәреп тора.Бу юлы музейга бүгенге көндә Дөнья картасыннан инде юкка чыккан Яңа Мәңгәр авылында туып үскән егет,минем дә авылдашым Фәесхан ага Ахметханов килгән иде.Ул 1938 нче елда туган.Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши.Үзенең туган якларын сагынып,каһарман якташының музее белән танышып китү исәбе белән кайткан.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова аларны бик җылы каршы алды.Фәесхан ага музейга үзенең энекәш,сеңелкәшләрен дә ияртеп килгән иде.Музейда алар бик күп мәгълүматлар белән таныштылар.Гани Сафиуллинның батырлыгы турында Таттелеком төркеме төшергән фильмны да зур кызыксыну белән карадылар.Бу музейны оештыручыларга һәм бүгенге көндә карап торучыларга зур рәхмәтләрен җиткереп кунаклар дәфтәрендә язмаларын да калдырдылар.