Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кызлар килде утырмага”

   Арча районы Иске Кишет авыл китапханәсе клуб һәм “Ак калфак”лылар белән берлектә бик матур кичә үткәрде.Максатыбыз онытыла баручы татар милли уеннарын яңарту һәм аны яшь буынга җиткерү,китапханәгә һәм клубка күбрәк укучыларны җәлеп итү,авылыбыз кешеләренең буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү.Авыл клубының сәхнәсен милли чиккән сөлгеләр,кул эшләре белән бизәдек.Кичәгә килгәннәрне сәхнәгә дәштек.Баянда авылыбызның сәхнә ветераны Җәүдәт абый Фазлиев.Башта “Уклау тәгәрәтү”уенын уйнадык.Уклау туктагач кемгә карап кала аңа җәза бирелде.Кем нәрсәгә сәләтле шуны башкарды.Аннан соң “Аллария ләрия”уенын уйнадык.Төрле такмаклар җырладык,мәкальләр,табышмаклар әйтештек,мәзәкләр сөйләдек.Яшь вакытта кемнәр аулагөйләргә йөргән,шулар кызыклы хәлләрне сөйләделәр.Күмәкләшеп татарча биеп тә алдык.Кыскасы вакыт узганы сизелмәде дә.Кичәбез сәхнәдә барганлыктан залдагы яшьләр уеннарны күзәтеп,өлкәннәрнең яшь чакларында нинди күңелле итеп уйнаганнарын карап,өйрәнеп утырдылар.