Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тукай музее”

    Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы 4-8 нче сыйныф укучылары белән берлектә Кушлавыч авылындагы “Тукаевлар гаиләсе музей-йорты”на сәяхәт кылдык.Безне музей җитәкчесе Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина бик җылы каршы алды.Музей искиткеч матур,зәвыклы,экспонатлар бик күп.Быел музейда икеләтә зур дата.Музейның ачылуына 25 ел була икән.Ләйлә ханымның искиткеч ягымлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләвен рәхәтләнеп тыңладык.Үзебез өчен бик күп яңа мәгълүматлар алдык.Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә дә Кушлавыч авылында туган икән.Аның әтисе Зиннәтулла Кышкар мәдрәсәсендә дини белем алганнан соң,аны Кушлавыч авылына мөәзин итеп билгелиләр.Соңыннан Өчиле авылына мулла итеп җибәрәләр.Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф та Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап кайткач,авылның мулласы булып китә.Аңарчы әтисе Мөхәммәтгали муллалык иткән була.Һәм инде ул улы Мөхәммәтгарифны Зиннәтулла мулланың кызы Бибимәмдүдәгә өйләндерә.Без Кушлавыч авылындагы музейны бик ошатып кайттык.Ул безне Тукайның бала чагына алып кайтты.