Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Рамазан Шәриф аена әзерләнү”

    “Авыл җирлегенең вәгазь кичәләре”проекты кысаларында,Симетбаш авылы мәчетендә күркәм чара үтте.Рамазан Шәриф аена ничек әзерләнү һәм аны ничек үткәрү турында район имам мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин вәгазь cөйләде.Аннан соң укыту бүлеге мөдире Рая ханым Фәтхуллина викторина үткәрде.Бу кичәгә Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән авыллардан да килделәр.Шул исәптән Иске Кишет авылыннан да.Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова үз авылындагы җәмәгатьне һәм “Ак калфак”клубына йөрүчеләрне туплап кичәгә алып килүдә үзенең өлешен кертте.Шулай ук Г.Габитовага Яңа Кишет җирлегенең дини эшләре буенча зона җитәкчесе Разидә Әнвәр кызы Рәхмәт хаты да тапшырып үтте.Кичә бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте.