Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Нәүрүз-мөбарәкбад”

    Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы,авыл халкы,мәктәп укучылары һәм тирә-юнь авыллардан килгән кунаклар,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авыл клубының ишегалдында Нәүрүз бәйрәме үткәрде.Бәйрәмебезне китапханә мөдире Гөлфия ханым Габитова матур итеп алып барды.Тамашачыларыбызны бәйрәмнең тарихы белән дә таныштырып үтте.Көн аяз,кояшлы булуга да карамастан шактый җилле һәм салкынча булды.Шулай булса да тамашачыларыбыз күп килде.Килгән кунакларны кайнар коймак,тәмле хуш исле чәй,ә иң мөһиме бик тәмле “Карга боткасы”каршы алды!Халык чын мәгънәсендә ял итте,күңел ачты.Бәйрәм матур шигырьләр,дәртле җыр-биюләр,кызыклы,мавыктыргыч уеннар белән аралаштырылып алып барылды.Татар халкының гомумән төрки халыкларның матур традицияләре,милли йолалары,гореф-гадәтләре бик күп төрле.Бу бәйрәмебезнең  максаты үсеп килүче буынга шул традицияләребезне,борынгы йолаларыбызны җиткерү иде.Без үз максатыбызга күпмедер дәрәҗәдә ирешкәнбездер дип уйлыйбыз.Бәйрәм тамашачыларыбызга бик ошады.