Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Карга боткасы”

   Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы,4-9 нчы класс укучылары һәм “Ак калфак” клубы белән берлектә үсеп килүче яшь буында  туган илгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,гореф-гадәтләребезне өйрәнүне дәвам итү максатыннан “Карга боткасы” фольклор дәрес үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова башта балаларга бу бәйрәмне ничек итеп үткәрергә кирәклеге турында мәгълүмат бирде.Һәм аннан соң балалар белән бергәләшеп татар халкыбызның милли киемнәреннән авыл буйлап “Карга боткасы”на ярма җыярга дип чыгып киттек.Алдан авыл халкына хәбәр биргән идек.Һәр йортта безне ачык йөзле хуҗабикәләребез каршы алды.Балалар үз чиратларында тиешле такмакларны әйттеләр.Ярма җыю бик күңелле үтте.Хуҗабикәләр балаларны алдан әзерләп куйган күчтәнәчләр,тәмле коймаклар белән дә сыйладылар,матур-матур теләкләрен,догаларын ирештерделәр.Чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды бу.Ярмаларыбыз,майларыбыз да шактый җыелды.Ә ботканы без икенче көнне “Нәүрүз бәйрәме”ндә пешереп ашадык.