Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Үсәсе килгән –үскән”

    Язучы Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә Әкияттә кунакта үткәрде.Кичәбезнең максаты язучының балалар өчен нәфис тел белән язылган әкиятләре белән балаларны таныштыру.Туган якка,табигатькә матур сокланулы матур мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлык тәрбияләү.Балаларны тәртипкә,эшкә өйрәтү.Кичә дәвамында китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларны кыскача Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып үтте.Аннан соң язучының ”Аппаккай”исемле китабыннан “Үсәсе килгән –үскән” исемле әкиятен кычкырып укыды.Һәм шушы китаптагы Фил һәм аның балаларына өстәп башка чыганакларга да тукталып балаларны фил турындагы бүтән китаплардагы мәгълүматлар белән дә таныштырып үтте.Балалар әкиятне бик кызыксынып тыңладылар һәм тәрбияче апалары белән дә фикер алышып,дәү үсү өчен тырышырга,әнигә булышып кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.Бу әкият балаларны гыйбрәтле хәлләр турында уйланырга,сабак алырга өйрәтә.Соңыннан балалар белән “Фил” булып уйнап та алдык.