Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Иң кояшлы көн бүген”

    Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ИскеКишет авыл клубында авылыбызның һәм кунак егетләренең катнашында бик матур тематик кичә үтте.Кичәне матур итеп клуб мөдире Рәзил Галиуллин алып барды.Әйтеп үткәнемчә кичәдә бары тик ир-атлар гына катнашты.Шулай булуга да карамастан ул бик эчтәлекле,кызыклы булды.Хатын-кызларыбыз шул исәптән хатын-кыз мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне тамашаны карап ял иттеләр.Кичә нәфис сүз,җыр-бию,кызыклы скетчлар,күмәк биюләр,уеннар белән аралаштырылып алып барылды.Хатын-кызларыбыз кичәне бик ошаттылар.Кичәләрдә бердәм катнашучы хатын-кызларыбызга һәм шул исәптән уллары еш сәхнәләрдә чыгыш ясаучы әниләребезгә дә Рәхмәт хатлары тапшырылды.