Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Янды бер шәм таңнарда...”

    Иске Кишет авыл китапханәсе шагыйрь Рөстәм Акъегеткә 70 яшь тулу һәм Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннен төрле яшьтәге укучылар өчен кычкырып уку оештырды һәм аны видеога яздырып инстаграмга куеп, #ЧитаемВслухАрск хештэгы белән акциягә кушылды.Китапханә мөдире башта китапханәгә җыелучыларны Рөстәм Акъегетнең кыскача биографиясе,иҗаты белән таныштырып үтте.Аннан соң китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубы әгъзалары аның “Ә без менә көләбез”,”Туган җир”,”Авылга кайту”,”Көзге хәтере”,”Су буйлары”,”Зиратта”шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Соңыннан китап укучылар белән фикер алышу булды.