Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яраткан журналларыбыз”."Сөембикә"

    Иске Кишет авыл китапханәсе китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубы белән берлектә өлкән яшьтәге китап укучыларыбызның буш вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итү, “Сөембикә” журналындагы  “Хатлар йорты”проекты белән таныштыру,”Хатлар язам”флешмобына күбрәк китап укучыларн җәлеп итү һәм китапханәгә яңа укучыларны тарту максатыннан Периодика көне үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова иңберенче кичәгә җыелган “Ак калфак”лыларны “Сөембикә” журналының кыскача тарихы,рубрикалары белән таныштырып чыкты.Аннан соң кызыклы рубрикаларга тукталдык.Арсланова Наилә апа “Заман һәм без”,Хәйруллина Илһамия “Мәдәни тормыш”,Шакирова Гөлниса апа “Хуҗабикә” рубрикаларына тукталып үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.”Сөембикә”журналының 2021 нче елның икенче санында чыккан “Хатлар йорты”проекты белән Гөлгенә Вәлиуллина таныштырып үтте. Хәйруллина Илһамия “Туган авылым”мәчетенең имам хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинның “Күрше хакы-Алла хакы”исемле бик үтемле вәгазен кычкырып укыды.Китап укучыларыбызның чыгышларын китапханә мөдире Гөлфия Габитова видеога яздырып инстаграмга да куйды.Инста дусларыбыз бу чыгышларны бик яратып карап,үзләренең комментарийларын да яздылар.Шулай ук Иске Кишет авыл китапханәсе ,”Хатлар язам”флешмобына кушылып,”Сөембикә”журналының җаваплы сәркатибе Лилия Гәрәева иҗат иткән открытканы якын туганына юллады.Шушы көннәрдә ул открытка адрес хуҗасына барып ирешүе турында куанычлы хәбәр дә килеп иреште.Хатын-кызларыбызның яраткан җурналы “Сөембикә” фән-технология заманында бераз онытылыбрак киткән хат язу традициясен менә шулай яңартып җибәрде.