Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Балаларның яраткан журналлары”

    Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә балаларда вакытлы матбугатка мәхәббәт,төрле мавыктыргыч кызыклы уеннар,яңа әкиятләр,матур шигырьләр,башваткычларга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Периодика көне үткәрде.Балаларны :“Салават күпере” һәм “Сабантуй”журналларының кызыклы рубрикалары белән таныштырып үттек.Кызыклы уеннар уйнадык,башваткычлар чиштек,әкиятләрне,шигырьләрне кычкырып укыдык.Периодика көне файдалы һәм нәтиҗәле үтте.Китапханәбезгә мәктәпкәчә яшьтәге яңа укучыларыбыз өстәлде.