Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мин хәтерлим”

   Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы һәм авыл яшьләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган “Мин хәтерлим” Бөтенроссия акциясенә кушылды.Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллинның музей-утарындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдык.Бу акциянең максаты: -үсеп килүче буында патриотик, әхлакый кыйммәтләр һәм актив тормыш позициясе, Россия халкының тарихи-мәдәни бергәлегенә һәм Россия язмышына катнашы булу хисе формалаштыру .