Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Ягез әле егетләр»

    Иске Кишет клубының ишек алдында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Кишет авыл яшьләре белән берлектә бик тә күңелле күңел ачу чарасы  үтте.Авылыбызның яшьләре бик бердәм,тырыш.Алар көн бик салкын,җилле булуга да карамастан үзләренең спортта да,сәхнәдә дә,аш-суга да бик оста икәнлекләрен күрсәттеләр.Афәрин егетләребез!Гел шундый тырыш,бердәм,ярдәмчел булып калыгыз.Чөнки туган авылыбызның киләчәге Сез!