Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ветераннар кыздыра”

   Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе,Арча ветераннар советы,Яңа Кишет авыл җирлегендәге ветвраннарыбыз белән берлектә бик матур эчтәлекле кичә үтте.Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,сәхнә ветераны Равил Габдрахманов алып барды.Бу кичәдә Иске Кишет авылыннан авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” клубының бердәм әгъзасы Гөлзадә апа Вәлитова,авылыбызның атаклы баянчысы,гомере буе сәхнәләрне балкыткан Җәүдәт абый Фазлиев катнашты.Шулай ук Кышкар авылыннан сәхнә ветераннары Гөлнәзирә һәм Фәрук Хәйретдиновлар да үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларыбызны сөендерделәр.Арча шәһәреннән сәхнә ветераннары Роза апа,Факия Шәрәфетдинова,Дамир Шакиров,Лесхоз бистәсеннән Илфат Әскәров һ.б.бик матур чыгыш ясадылар.Арча шәһәренең ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллина җирлек буенча чыгыш ясаган ветераннарыбызга истәлеккә бик матур китаплар тапшырды һәм үзенең ихлас матур теләкләрен,рәхмәт сүзләрен җиткерде.Бәйрәмгә тамашаны карарга килгән өлкән яшьтәгеләр рәхәтләнеп ял иттеләр.Бәйрәм саклану чараларын кулланып үткәрелде.