Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Арча шәһәре ветераннары музейда кунакта”

   Иске Кишет авыл китапханәсе өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә эшли.Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани биккенә улы Сафиуллинның музей-утарында Арча шәһәре ветераннары экскурсиядә булып киттеләр.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кунакларны музейда каршы алды һәм музей белән якыннан таныштырды.Ветераннарыбыз зур кызыксыну белән музейдагы экспонатлар белән таныштылар.Гөлфия Габитова аларга каһарман авылдашы Гани Сафиуллинның тормыш юлы,гаиләсе,туганнары,күрсәткән күп санлы батырлыклары турында җентекләп сөйләде.Ветераннарыбыз бик укымышлы,бар яңалыклардан хәбәрдар халык.Күп сораулар бирделәр,үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.Үзләренең музейны оештыручыларга һәм бүгенге көндә дә музейны карап торучы иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп кунаклар китабында язмаларын калдырдылар.Шулай ук Таттелекомның Гани Сафиуллин турында төшергән 26 минутлык кинофильмын тын да алмыйча башыннан ахырына кадәр игътибар белән карадылар.Менә нинди үрнәк алырлык,ихтирамлы буын кешеләре.Аларга сокланмый мөмкин түгел!