Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Канатлы сүзләр”

   2021 нче ел Татарстаныбызда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе  Туган тел көне уңаеннан 5-9 класс укучылары белән берлектә Илгизәр Гыйззәтуллинның “Канатлы сүзләр” китабы буенча Библиография көне үткәрде..

   Кичәнең максаты:Мәгариф ветераны,татар теле һәм әдәбиятын укыткан Илгизәр Гыйззәтуллинның “Канатлы сүзләр”китабы белән танышу.Укытучының озак еллар дәвамында  җыйналган канатлы сүзләрне туплап,китап итеп чыгаруы үсеп килүче яшь буын өчен бигрәк тә кирәкле,мөһим булып тора.Чөнки бүгенге көндә туган телебезгә игътибар кими. Ә бу китап туган телебезне тирәнтен өйрәнергә ярдәмгә һичшиксез киләчәк.

Укучылар кичә барышында төрле хикмәтле әйтемнәр, гыйбарәләр белән танышып үттеләр.Төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләп фикер алыштылар. “Канатлы сүзләр”нең мәгънәсенә төшенделәр. .”Буридан ишәге”,”Ньютон алмасы»,»Ил корабын җил сөрә”,”Әндри казнасы”,”Чабаталы морза”,”Сөт калыр,ватан китәр”гыйбарәләре каян килеп чыккан һәм алар нәрсәне аңлата?Бу сорауларга җавапларны  укучылар үзләре китаптан укып белделәр.

   Тукай шигырьләре аша таралган,яки борынгы Рим философлары әйткән фикерләрне,атаклы шәхесләр кичергән анекдотик хәлләрне кушып,татарча иркенләп,образлы,җылы чыгыш ясарга,мәкалә язарга өйрәтә Илгизәр Гыйззәтуллинның китабы.

Кемгә,ни өчен кирәк мондый хикмәтле сүзлек,диярсез.Аңлашыла ки,кызыклы һәм мәгънәле итеп чыгыш ясаучылар,мәкалә язучылар бик сирәк очрый.Оста журналистлар,сәясәтчеләр чыгышында әйтемнәр,образлы сүзләр,кызыклы цитаталар ешрак кулланыла.Бу китапка нәкъ шундый сүзләр кергән.Кичәбез укучылар өчен кызыклы һәм нәтиҗәле булды.