Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Халкыбыз каһарманы”

   Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә кичә үткәрде.Башта китапханә мөдире балаларны кыскача гына Муса Җәлилнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып үтте.Аннан соң “Кызыл ромашка”,”Маэмай белән”,”Себерке әкияте”,”Суык бабай”шигырьләрен сәнгатьле итеп балаларга кычкырып укыды.Балалар шигырьләрне бик яратып тыңладылар.Балаларга кичә бик ошады.