Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Аллаһ гыйшкы хакына”

   Татар халкының горурлыгы,йөз аклыгы булган бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты,шигърияте асылташ кебек.Аның шигырьләрен укыганда җаннар иркәләнә,кинәнә,сөенеп,рәхәтләнеп,Аллаһының барлыгына,берлегенә,бөеклегенә чын күңелдән ышанып йәшисе килә.Иске Кишет авыл китапханәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубы әгъзалары белән берлектә Габдулла Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына”исемле китабына премьера үткәрде.

   Тукай кебек Аллаһыны зурлаган башка берәүне белмим.Зурлап кына да калмый әле,газиз халкына бәхет сорый.Шуңа да аның шигърияте үлемсез.Арада йөз елдан артык вакыт ятса да,шигырьләре әле дә укыла,ятлана.Нәкъ менә бу китапка тупланганнары Коръән мәҗлесләрендә,мәчетләрдә вәгазь урынына сөйләнә.Бу китап сезнең дә җан азыгы булсын иде.Тукайның үзенә дә,мәңгелеккә күченгән милләттәшләребезгә дә сәдакаи җәрия-туктаусыз ирешеп тора торган изге дога булсын иде,-дип яза бу китапка безнең милләттәшебез Фәния Хуҗахмәт.Бу китапның мөхәррире дә шулай ук Фәния Хуҗахмәт.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Башта ул кичәгә җыелган китап укучыларны китапның үзе белән таныштырып үтте:”Китапның алгы өлешендә “Тукай белән әңгәмәләр”циклыннан чираттагы сөйләшү тәкъдим ителә.Әйдәгез шагыйрьнең үзен тыңлыйк.Сез үз чиратыгызда уйлап куйдыгыз,ничек инде Тукай белән әңгәмә корырга мөмкин инде дип.Әңгәмәдәге җаваплар Габдулла Тукай әсәрләренең 1-5 томнарыннан алынды”.Аннан кичәдә катнашучылар Габдулла Тукайның китапка кергән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Аны видеога яздырып Иске Кишет авыл китапханәсенең инстаграмдагы аккаунтына да куйдык.Соңыннан шигырьләр буенча фикер алышу булды.Инста дусларыбыз да шигырьләрне бик ошаттылар.