Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бердәмлек,дуслык,тынычлык гербы”

    Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан 1992 нче елның 7 нче февралендә Дәүләт гербы кабул ителде.ИскеКишет авыл китапханәсе Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгәнгә 29 ел булу көне уңаеннан авыл яшьләре белән берлектә информацион танып белү сәгате үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә җыелган яшьләрне иңберенче гербның төзелеше белән таныштырып чыкты.Татарстан гербы игелек,гаделлек,гражданнарның иминлеге,халыклар арасындагы дуслык,тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.Гербның авторлары Назыйм Ханзафаров(идея,фәнни нигезләмә) һәм рәссам Риф Фәхретдинов(сурәтләү).Соңыннан яшьләребез белән фикер алыштык.