Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Гөлбостан апага 90 яшь”

   Арча районы Иске Кишет авылында яшәп гомер итүче авылдашыбыз,авылыбызның Ак әбие,тыл ветераны Гөлбостан апа Вәлиуллинага аз да түгел,күп тә түгел 90 яшь.Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,авыл җирлеге башлыгы Энҗе Минҗанова,”Бердәм Россия”бүлек җитәкчесе Надия Йосыпова Гөлбостан апаны юбилее белән котларга дип аның өенә бардык.Гөлбостан апа тормыш авырлыкларын күп күргән буын.Ләкин шулай булуга да карамастан һәрвакыт ачык йөзле,шат күңелле,күршеләренең хәлләрен белешеп әйбәт кенә йөреп тора.Безне дә ул кетер ак яулыгын,җете кызыл күлмәген киеп каршы алды.Истәлекләрне яңартып сөйләшеп утырдык.Аның туган төп нигезе югары урамда,хәзер Абдуллин Фәндүсләр яшәгән йорт белән янәшә,Нургали абый торган йорт каршысындарак булган.Безнең елгылар утыздан артык идек без ди,Гөлбостан апа.Мәктәпкә мин утызынчы елгылар белән бергә кердем.Ул елны битем пеште дә укый алмадым.Аннан икенче елны утыз беренче елгылар белән укуымны дәвам иттем ди.Менә шундый хәлләр...Бүгенге көндә Гөлбостан апа ялгызы гына түгел,кызы Гөлгенә тәрбиясендә.Уллары,киленнәре,оныклары,туганнары да еш кайтып хәлен белеп торалар.