Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Музейда-Кушлавыч юнармеецлары»

   Россиянең Хәрби дан көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллинның музей утарында Кушлавыч мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары,авыл китапханәсе мөдире Рәмзия Фәттахова һәм Кушлавыч мәктәбенең директоры Динә Мансур кызы белән берлектә тематик экскурсия үткәрде.Укучылар зур кызыксыну белән каһарманнарыбызның тиңдәшсез батырлыклары турында китапханәче Г.Габитованың сөйләгәннәрен тыңладылар,Гани Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән кинофильмны да бик зур кызыксыну белән карадылар.Укучылар бик кызыксынучан иделәр.Бик күп сораулар бирделәр.Экскурсиябез бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтте.Истәлеккә фотосурәткә төштеләр.Кунаклар дәфтәрендә язмаларын калдырдылар.