Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сталинград,Днепр каһарманы”

    2 нче февраль Россиянең Хәрби дан көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллинның музей утарында Яңа Кишет авылының “Ак калфак”клубы белән берлектә батырлык сәгате үткәрде.Сталинград сугышы барышында Гани Сафиуллин үзен оста хәрби җитәкче итеп таныта.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова музейга килүчеләрне музейдагы экспонатлар белән якыннан таныштырды.Шулай ук музеебыз кунаклары Гани Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән кинофильмны да бик игътибар белщн карадылар.Истәлеккә фотосурәткә төштеләр.Соңыннан фикер алышу булды.