Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Хушлашмыйк яшьлек»

   Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак”клубына йөрүчеләр белән берлектә сәламәтлек сәгате үткәрде.Клубка йөрүче ханымнарның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр.Беркемнең дә картаясы һәм карт күренәсе килми.Моңа ничек ирешергә соң?Без клубка йөрүчеләр белән бергәләп матур әдәбияттан,көндәлек матбугаттан моңа җавап табарга тырыштык.Һәм таптык та кебек.Хатын-кызлар өчен чыга торган “Дарья»,”Сөембикә” журналларында моңа мисаллар китерелгән кызыклы да,гыйбрәтле дә язмалар белән таныштык.Шулай ук клубның бердәм әгъзалары Вәлитова  Гөлзадә,Сәмигуллина Гөлфәрия,Хәйруллина Илһамия ханымнар Рөстәм Зәкуан,Илдар Юзеев,Фәнис Яруллиннарның темага кагылышлы шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Аларны видеога яздырып инстаграмга да куйдык.