Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Галәмдә бер Нокта-Җир шары”

2017 ел –Россиядә экология елы буларак билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә “Галәмдә бер Нокта-Җир шары” дип исемләнгән экологик күргәзмә укучыларга тәкъдим ителде. “Җир...Планетабызда яшәүче һәркем өчен,бик гади,аңлаешлы сүз бу.Без аның буйлап атлап йөрибез,анда төрледән-төрле үләннәр үсә,безне чорнап алган,көн саен күргән әйләнә-тирәбез.Ә җирдә әле һаман да кеше аягы басмаган урыннар бихисап.Боларга биек таулар,диңгез төпләре,тропик урманнар,Антарктида бозлыклары керә.Ә җирнең куенында ниләр бар,ә аяк астыбызда,ә һавада,ә безнең баш очыбызда?!Күргәнебезчә,ҖИР турында без бик аз беләбез икән әле.Белмәгәнебезне исбатлау өчен ерак йолдызларга да очасы юк.Кешелек әле дә булса бер сорауга җавап таба алмый.Ни өчен җирдә тормыш барлыкка килгән?Ә без Сезгә кадерле укучыларыбыз,бу сорауларга җавап табу өчен күргәзмәдәге китапларны укырга тәкъдим итәбез.”