Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«2017 ел-кил син уңыш белән,иминлекне ал син сагыңа”

Иске Кишет авылында Яңа ел кичәсе 31 декабрь көнне кич белән клубта авыл китапханәсе җитәкчелегендә оештырылды.Кичәне оештыруда китапханә мөдире Гөлфия Габитова,клубның техник хезмәткәре Тәслимә Шиһабиева,Арча үзәк китапханәсендә эшләүче Арсланова Ләйлә,мәктәп укучылары,авыл яшьләре,кызыклы уеннарны әзерләүдә Гөлназ Әхмәтшина,истәлек бүләкләрне алуда авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов зур тырышлык куйды.Почта бүлеге мөдире Арсланова Наилә “Иң өлкән яшьтәге” һәм”Иң нәни тамашачы”конкурсына бүләкләр әзерләгән иде. Бәйрәмдә 55ел бергә гомер итүче Ришат абый белән Флёра апаны котлап аларга изге теләкләребезне җиткердек.Кичә концерт номерлары,скетчлар,кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Ааукцион-сюрприз уены аеруча кызыклы булды.Аукционга Яңа ел символы тере әтәч куелган иде.Бу уенда иң кыю егетебез ачыкланды,ул Рамил Җаббаров.Әтәчне без әлбәттә аңа бушка бүләк иттек.Кичәдә катнашкан мәктәп укучыларына,аларның номерларын әзерләүдә катнашкан укытучыларга,авыл яшьләренә зур рәхмәтлебез.