Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батыр егет-ил күрке”

Ватан геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авылы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында очучы-космонавт,Советлар Союзы Герое Россия Федерациясенең җәмәгать һәм фән эшлеклесе Анатолий Павлович Арцебарский белән очрашу булды.Очрашуда Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби җитәкче Алмаз Борһанов,Таттелекомның генераль директор урынбасары Рөстәм Гомәров, Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы Зөлфәт Дәүләтбаев, “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов,Яңа Кишет мәктәбе укучылары,укытучылары,авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова катнашты.Очрашу бик мавыктыргыч,кызыклы булды.УкучыларАнатолий Павловичка үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.