Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Аһ,дөньяда,ак дөньяда Мәрхәмәтле булыйк!”

Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе инвалид укучылар белән өйләрдә очрашулар,хезмәт күрсәтүләр оештырды.Китапханә инвалид укучыларның өйләренә китаплар,газета-журналлар алып барды.Хәлләрен,аларны борчыган мәсьәләләр турында сорашты.Шундый матур очрашуларның берсе Шәрәфиева Лилия белән булды.Лилиянең бер матур шөгыле бар,ул шигырьләр язарга ярата. Кечкенәдән рәсемнәр ясарга,җырларга,сәхнәдә дә уйнарга бик ярата иде.Китапханәнең актив укучысы.9 нчы сыйныфны тәмамлагач,аны укытучы булу теләге Арча  педагогия көллиятенә алып килде.Көллиятнең бер семестрын тәмамлап,кышкы каникулда ял итеп,укырга дип көч туплап килгәндә генә,аның хыяллары чәлпәрәмә килә... Ул авариягә эләгә.3 ай буе комада ята Лилия.Гаиләсенә,әнисе Сания апага ниләр генә кичерергә туры килмәде ул чакта.Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән гомере бетмәгәч,Лилиябез яңадан терелеп аягына басты.” Аллаһ Тәгалә миңа яңа гомер бүләк итте,мин яңадан тудым “ди Лилия.Лилиянең шигырьләрен үзенең рөхсәте белән Арча хәбәрләре газетасына,Идел журналына җибәрдем.Китапханәбездә аның белән очрашулар оештырачакбыз.