Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Күңеле балкып тора”

   Райондашыбыз Мөрәле авылында туып үскән,танылган тел-әдәбият галиме,педагог,шагыйрь,тәнкыйтьче,язучы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйга исән булса 13 нче январь көнне 80 яшь тулган булыр иде.Иске Кишет авыл китапханәсе шушы уңайдан китап укучыларны Х.Бәдигыйның иҗаты белән таныштыру максатыннан китап күргәзмәсе төзеп аңа күзәтү үткәрде һәм видеоролик эшләп аны инстаграмга да куйды.