Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Гүзәллек җырчысы»

    Иске Кишет авыл китапханәсе күренекле якташ язучыбыз Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан төрле яшьтәге укучылар өчен,туган як язучыларының иҗатын җәелдерү һәм китапханәгә яңа китап укучылар тарту максатыннан информацион танып белү сәгате үткәрде.Шулай ук Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек”повестеннән өзек укып аны видеога төшереп инстаграмга куйды.Әлбәттә болай эшләгәндә әсәр белән тагын да күбрәк укучылар таныша ала.Кызыклы кыскача гына өзек укучыларда кызыксыну уята һәм укучыда бу китапны китапханәдән алып уку теләге арта.