Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"День детского кино"

    Балалар киносы көне уңаеннан кышкы каникуллар вакытында,Иске Кишет авыл китапханәсе үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм туган ягыбызның тарихы белән таныштыру максатыннан,4-6 сыйныф укучылары белән берлектә Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында,Каһарман авылдашыбыз турында Таттелеком төркеме төшергән фильм карауны оештырды.26 минутлык фильмны балалар тын да алмыйча зур кызыксыну белән карадылар.Бу фильм үз эченә Г.Сафиуллинның бала чагын,армия сафларын,Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын һәм музейның ачылу тарихын,бүгенгесен үз эченә ала.Соңыннан балалар белән фикер алыштык.