Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңа ел килә!”

    Иске Кишет авыл китапханәсе клуб белән берлектә ачык һавада Яңа ел кичәсе үткәрде.Көн салкын булуга да карамастан авылдашларыбыз бәйрәмгә шактый җыйналган иде.Чөнки ел саен үткәрелеп килүче бу бәйрәмне авыл халкы ял итеп,дус-ишләре белән аралашу өчен дә көтеп ала иде.Ләкин быелгы пандемия аркасында ул клуб эчендә үткәрелмәде.Ел символы булган үгез,Кыш бабай,Кар кызы,убырлы һәм тычкан театральләштерелгән тамашаны алып бардылар.Кичәбез матур шигырьләр,җырлар,күмәк биюләр,төрле кызыклы уеннар,бүләкләүләр белән аралаштырылып алып барылды.Кичәдә шулай Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Энҗе Минҗанова да катнашып авыл халкын бәйрәм белән котлады.Һәм шулай ук Яңа елга үзләренең хуҗалыкларын бәйрәмчә бизәп конкурста катанашучыларга грамоталар тапшырып үтте.Авыл халкы уеннарда актив катнашты.