Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кыз-әбиләр”#Увойнынеженскоелицо

   Иске Кишет авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзенең китап укучыларында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм сугыш вакытында япь-яшь кызларның ил бәхете өчен мәхәббәтләрен корбан итеп,ул елларның авыр йөген ничек җигелеп тартулары белән таныштыру максатыннан “Кыз-әбиләр”исемле китапка премьера үткәрде.Һәм бу китап белән тагын да күбрәк укучыларны таныштыру өчен аны инстаграмга куйды.Бу китап сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп,өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп,ил-көн өчен сәламәтлекләрен,яшьлекләрен,бәхетләрен корбан итеп,пар канатсыз калган газиз җаннар-кыз-әбиләргә багышлана.Инстаграм аша дусларыбыз үзләренең фикерләрен җиткерделәр.Бу китап белән укучыларыбыз кызыксынып,аны кабаттан алып укыдылар,таныштылар.