Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Новогодниеокна”

    Яңа елны һәркем ниндидер яңа өметләр,теләкләр белән көтеп ала.Бәйрәм алдыннан күңелләр дә күтәрелеп,нәрсәнедер үзгәртәсе,матурлыйсы килә.Безнең Иске Кишет авылында да Яңа ел алдыннан тырыш,иҗади гаиләләрнең йорт тирәләрен тагын да матурлап кардан төрле сыннар ясап куюлары инде гадәткә керде.Агачларны утлар белән бизәү,Яңа елга утлар белән теләкләр язып кую да матур бер гадәткә әйләнеп бара.Ә быел исә Иске Кишет авыл китапханәсе Бөтенроссия “Новогодниеокна”акциясенә үзенең авылдашларын,актив укучыларын кушылырга чакырды.Һәм бу тырыш гаиләләр тәрәзәләрне дә утлар белән бизәде. Китапханәче аларның тәрәзәләрен фотога,видеога төшереп Инстаграмга куйды.Инста дусларыбыз аларның эшләрен бик ошатты,матур фикерләрен җиткерделәр.Шундый тырыш,тынгысыз гаиләләр ел да конкурста катнашалар.Юнысов Идрис,Хәйруллин Рафаил,Сафиуллин Тәлгат,Хадиев Ирек,Әхмәтшин Илшат,Сафина Гөлүсә,Шакиров Илфар,Сафина Гөлсинә,Шакиров Минзия,Әхмәтгалиев Фәрдүсләрне бик тә иҗади,тырыш гаиләләр буларак атап китәр идем.Алар конкурста катнаштылар һәм иң-иңнәренә Яңа ел бәйрәмендә йомгаклап авыл җирлеге башлыгы Э.Минҗанова грамоталар тапшырды.