Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәһдиев иленә сәяхәт”

     Иске Кишет авыл китапханәсе М.Мәһдиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан төрле яшьтәгеләр өчен әдәби марафон оештырды һәм видеороликларны инстаграмга куйды.Марафонда катнашучы укучыларыбыз М.Мәһдиевның “Без кырык беренче ел балалары” әсәреннән сәнгатьле итеп өзекләр укыдылар.Инста дусларыбыз видеороликларны бик яраттылар һәм үзләренең комментарийларын да язып,әйтәсе килгән фикерләрен җиткерделәр.