Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мин һәм минем хокукларым”

    Иске Кишет авыл китапханәсе  мәктәп укучыларының каникулларын кызыклы,мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан 5-7 сыйныф укучылары белән берлектә Бөтендөнья бала хокуклары  көне уңаеннан информацион танып белү сәгате үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларга цивилизацияләр турында аңлатып үтте.Кеше бер үзе генә яшәми бит.Ул җәмгыятьтә яши,димәк ул билгеле бер законнарга буйсына һәм шул ук вакытта аның хокуклары да бик күп.Балалар безнең илебезнең киләчәге.Дөньяга килү белән балага туу турында таныклык бирелә.Әти-әнисе икесе дә яки берсе Россия гражданины икән,бала турыдан туры гражданлык ала.Бала балалар бакчасына,үсә төшкәч мәктәпкә йөри.14 яше тулгач паспорт ала һ.б.Болар турында китапханәче апалары аларга бәйнә-бәйнә аңлатты.Мәктәптә укуы бигрәк тә күңелле.Аеруча бишле билгесе алсаң.Каникуллар вакыты аеруча рәхәт...Китапханәдән матур-матур китаплар алып укырга мөмкин,төрле масса-чараларда катнашырга.Балалар бу көнне үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар.