Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әниемнең яраткан шөгыле”

    Иске Кишет авыл китапханәсе  мәктәп укучыларының каникулларын кызыклы,мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан 3-8 сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән берлектә,әниләренең яраткан шөгыльләре буенча фотоконкурс үткәрде.Бу нигездә Әниләрнең киләчәктәге бәйрәмнәрен күздә тотып та шулай эшләнде.Укучылар әниләренең буш вакытларында яратып эшли торган шөгыльләрен фотога төшереп китапханә мөдире Гөлфия Габитовага җибәрделәр.Ул бу фотолардан коллаж эшләп инстаграмга куеп барды.Әниләребезнең яратып эшли торган шөгыльләре бик күп икән.Кемдер буш вакытында төрле ысулларны кулланып картиналар,түбәтәйләр чигә,кемдер бәйли,бүлмә гөлләрен тәрбияли,кемдер китап укый,аш-су пешерә һ.б.Кыскасы әниләребезнең шөгыльләре кызыклы да,файдалы да икәненә без тагын бер кат инандык.Инстаграм дусларыбыз да безнең фотоконкурсны бик ошаттылар,эшебезгә бәя биреп комментарийлар яздылар.Конкурста 8 әни катнашты.