Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кабыргалы-камчылы”

   Иске Кишет авыл китапханәсе клуб белән берлектә мәктәп укучыларының каникулларын кызыклы,мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан 5-8 сыйныф укучылары белән берлектә “Кабыргалы-камчылы” уенын уйнарга өйрәнде. Бу уен гадәттә күп кеше арасында уйнала.Алар саф белән култыклашып басып дүртәр-дүртәр,яки алтышар-алтышар булып 2 төркемгә бүленеп уйныйлар.Бер як каршы якка карап түбәндәгечә җырлый.

Кикерикүк-ни була?

Таң ата да кич була.

Акбүз атым йөгәнле,

Чатма көмеш иярле;

Кабыргалы камчылы,

Тама торган тамчылы,

Ак кирәк,күк кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагы төркем берәүне сайлап ала һәм шуның исемен атап,түбәндәгечә җырлап чакыралар:

Кикерикүк-шул була?

Таң ата да кич була.

Акбүз атың йөгәнле,

Чатма көмеш иярле;

Кабыргалы камчылы,

Тама торган тамчылы,

Ак кирәк,күк кирәк,

Зөмәрә матур кыз кирәк?

Чакырылган кыз каршы төркемгә йөгереп барып,иңбаш-терсәкләре белән бар көченә бәрелеп,тегеләрнең тотышкан кулларын өзеп үтеп чыгарга тиеш.Өзеп чыга алса,шул төркемнән берсе белән тотышып үзенең төркеменә алып чыга.Тотышкан кулларны өзә алмаса шул төркемдә кала.Уен әле бер төркем,әле икенче төркем җырлап шулай бер төркемдә кеше саны беткәнчегә кадәр дәвам итә.Бу уенның төрләре төрле җирдә төрлечә уйнала.Без кечкенә вакытта менә шулай уйный идек.