Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Галәм гыйбадәтханәсе”

   Сынчы,рәссам,фәлсәфәче,архитектор,Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге премиясе иясе Илдар Хановның тууына 80 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мәгълүмати танып белү сәгате үткәрде.Казанның Аракчино бистәсендәге үзенчәлекле архитектура комплексы беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. 16 динне берләштергән бу үзенчәлекле сарайны Илдар Ханов иҗат итеп калдырды. И.Ханов әлеге комплексны 20 елга якын ярдәмчеләре белән шәхсән үзе төзеде.Ул җир йөзендә халык нинди дин тотуына карамастан тату яшәргә тиеш дигән фикерне җиткерде. Ул бу гыйбадәтханәне чын сәнгать йорты, рухи һәм физик сәламәтләнү үзәге буларак торгызырга хыялланды. Кичәгә җыйналган укучыларыбызны китапханә мөдире Г.Габитова Илдар Хановның тормыш юлы,иҗаты һәм “Галәм гыйбадәтханәсе”нең тарихы,бүгенгесе белән таныштырып үтте.