Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Онытырга ярамый”

     Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе китапханәдә “Онытырга ярамый” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп укучыларга тәкъдим итте.Аңа күзәтү үткәрде һәм шул китап күргәзмәсе буенча видеоролик эшләп аны инстаграмга куйды.Фатих Кәримнең төрмәдә вакытта кызлары Ада һәм бер яшьлек Ләйләгә багышлап язылган шигырен кычкырып укып видеога яздырды.Видеоны 234 кеше кереп караган.Инста дусларга И.Салахов,А.Гыйләҗев,М.Галәү,А.Тимергалин,Ш.Усманов,Ф.Кәрим.К.Тинчурин,Р.Мостафин һ.б.хаксызга һәлак ителгән миллионлаган Репрессия корбаннарының ачы язмышын сурәтләгән әсәрләрен укырга тәкъдим иттек.