Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Джельсомино ялганчылар илендә”

   Балалар язучысы Джанни Родариның тууына 100 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә,саклану чараларын кулланып ачык һавада язучының “Джельсомино ялганчылар илендә” дип исемләнгән әкиятен балаларга кычкырып укыды. Джанни Родари балаларга бигрәк тә “Чиполлино маҗаралары”,”Путешествие голубой стрелы” һ.б. мультфильмнары буенча таныш.Балалар ул мультфильмнарны караганнары барлыгын да әйттеләр.Ә Джельсоминога килгәндә ул бик көчле тавышлы малай була.Хәтта мәктәпктә укый башлагач укытучыга җавап биргәндә аның көчле тавышыннан такта да йомычкага әйләнә,тәрәзә пыялалары коелып төшә.Шунлыктан аңа пышылдап кына сөйләшергә,яки бөтенләй дәшми утырырга туры килә.Д.Родариның әкиятләре балалар өчен бик тәрбияви булып торалар.Аны балаларга укырга бик кирәк.Баллалар укылган әкият буенча сорауларга җаваплар да бирделәр.