Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Данлы генерал”

     Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында геройның вафатына 47 ел тулу уңаеннан Хәтер көне булып узды.Бу зур чара районның хәрби комиссары Борханов Алмаз Әгъзәм улы белән берлектә үткәрелде.Музейга Түбән Кама шәһәреннән кадетлар мәктәбеннән бер төркем кадетлар һәм аларның укытучылары кайтты.Шулай ук Казан шәһәренең Элемтә техникумыннан да бер төркем студентлар һәм аларның укытучылары отставкадагы полковник Рөстәм Кәлимулла улы Гомәров кайтты.Чарада катнашучыларга Гани Сафиуллинның батырлыгы турында сөйләүне музейны ачуда,документларның копияләрен туплауда искиткеч зур эш башкарган Рөстәм Гомәровка тапшырдык.Чөнки ул хәрби кеше,бөтен нечкәлекләрен белеп.күз алдына китереп сөйли.Тыңлаучыларга аның сөйләве бик ошый.Шәхсән минем үземә дә.Музей кадетларга, студентларга,укытучыларга бик нык ошады.Алар экспонатларны,архивтан алынган документларның копияләрен бик кызыксынып карадылар.Укытучылары Ольга Михайловнага татар өендәге сепаратор бик тә ошады.Әле кабаттан бу музейга кайтачагын да әйтте ул.Элемтәләр өзелмәс ин шәә Аллаһ.Кунаклар дәфтәрендә язмасын да калдырды.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова Түбән Кама шәһәрендә Гани Сафиуллинның оныклары яшәвен әйткәч,беркавем гаҗәпләнеп куйдылар.Шундый очрашуларны еш оештырып,үзара аралашып,сау-сәламәт булырга язсын һәркайсыбызга да.