Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Һәр егетнең изге бурычы”

      Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында  инде алтынчы ел традициягә әйләнгән егетләрне Армиягә озату кичәсе була.Бу эшне башлап йөрүче төп кеше Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Борханов Алмаз Әгъзәм улы.Бу зур масса-чара әлбәттә быел барлык саклану чараларын кулланып үткәрелде.Бәйрәм кичәсендә авыл китапханәсе,армия сафларына китүче егетләр,бүгенге көндә армия сафларында уңышлы хезмәт итүче районыбыз егетләренең әти-әниләре,район мәдәният йорты,район администрациясе вәкилләре,журналистлар,авыл җирлеге башлыгы,район мөхтәсибәте,районның хәрби ветераннары һәм авыл халкы катнашты. Кичәне хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы ачып җибәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова армия сафларына китүче егетләрне музей белән таныштырды.Каһарманнарыбызның батырлыклары турында сөйләде.Егетләр зур игътибар белән тыңладылар.Аннан соң егетләрне котлаулар,аларга хәрби хезмәтләрендә уңышлар теләп матур теләкләр әйтелде.Район мөхтәсибәтеннән килгән Айдар хәзрәт Сафиуллин егетләргә Коръән сүрәләре укып исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп дога кылды,Бәйрәмгә чакырылган әти-әниләргә уллары хезмәт иткән частьлардан командирларының рәхмәт хатлары тапшырылды.Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.Кичә матур шигырьләр белән,эчтәлекле итеп район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан алып барылды.Дөрестән дә бу бик матур,эчтәлекле,истә калырлык кичә булды.Истәлеккә фотога да төштек.Егетләребезгә исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын!