Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Гаять катлаулы һөнәр ”

    Халыкара укытучылар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Иске Кишет авылындагы укытучылар белән әңгәмә үткәреп,аларның хезмәт еллары турында мәгълүматлар туплады.Шул мәгълүматлар буенча видеоролик эшләп аны инста дусларга тәкъдим итте.Бу укытучылар өчен зур бүләк булды.Алар үз чиратларында рәхмәтләрен җиткереп инстаграмда комментарийларын яздылар.Укытучы һөнәре чыннан да гаятъ тә катлаулы һөнәр,хәзерге заманда бигрәк тә.Мәгыфия Мәгъсүм кызы башлангыч мәктәптә 36 ел гомерен балаларны укытуга багышлады.Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.Альбина Җамалиева 25 ел буе балаларга татар әдәбиятын укыта,туган телгә мәхәббәт тәрбияли.Гөлнара Гәрәева шулай ук 25 ел буе балаларга башлангыч белем бирә.Гөлия Сабирҗанова 19 ел тарих фәнен укыта.Гөлназ Әхмәтшинаның да эш стажы 19 ел.Илүзә Шакирова 13 ел инглиз теленнән ныклы белем бирә.Без укытучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез.Һәр төрле масса-чаралар үткәргәндә аларга мөрәҗәгать итәбез.Чөнки безнең күпчелек масса-чаралар мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә үтә.