Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әниләр-мәңгелек шатлык”

Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә тематик кичә булып узды.Кичәдә әниләребезгә багышлап язылган матур шигырьләр,җырлар яңгырады.Т.Миңнуллинның “Әни”,Сөембикә журналында басылып чыккан әниләр турындагы гыйбрәтле язмалар,Ибраһим Биектаулының эниләр турындагы матур шигырьләре яңгырады.Шулай ук кичәбездә”Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы турында да сүз алып барылды.Оешманың тарихы,җитәкчесе һәм үзебезнең китапханәбездә дә “Ак калфак”клубы оешуы һәм аның киләчәккә булган планнары турында сөйләнелде.Әниләребез фикер алыштылар,планнары белән уртаклаштылар.Кичә чәй өстәле артында узды.