Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Яшәгез Сез мәңге яшь»

     Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән китапханә,клуб,мәдәният йортлары белән берлектә Кышкар,Яңа Кишет авылларында өлкән яшьтәгеләргә тематик кичәләр үткәрелде. Кичәгә авылның мөхтәрәм әби-бабайлары җыйналды.Кышкар авылында кичәне авылның имамы Радик хәзрәт Кәримов башлап җибәрде.Авыл җирлеге башлыгы Минҗанова Энҗе Фәрук кызы кичәгә килгән өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлап матур теләкләрен җиткерде.Кичә матур шигырьләр,җырлар,биюләр,спектакльдән өзекләр белән аралаштырылып алып барылды.Өлкәннәребез үзара аралашты,рәхәтләнеп ял итте.