Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Әйләнә лә гомер тәгәрмәче»

    Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән китапханә,клуб,мәдәният йортлары белән берлектә Симетбаш,Иске Кишет авылларында өлкән яшьтәгеләргә тематик кичәләр тәкъдим ителде. Кичәдә авылның әби-бабайлары катнашты.Авыл җирлеге башлыгы Минҗанова Энҗе Фәрук кызы кичәгә килгән өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлады.Кичә матур шигырьләр,җырлар,биюләр,спектакльдән өзекләр белән аралаштырылып алып барылды.Өлкәннәребез рәхәтләнеп ял итте.Көн дә бик матур җылы.кояшлы булды.