Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Буласың дулкын-дулкын”

   Иске Кишет авыл китапханәсе Бөтендөнья диңгез көне уңаеннан онлайн-информацион танып белү сәгате үткәрде. Бөтендөнья диңгез көне 1978 елдан бирле билгеләнеп килә. Ул Бөтендөнья диңгез оешмасының 10нчы Ассамблеясендә кабул ите­лә.Һәр ил, елына карап, аны үзе тәгаенли. Бездә Диңгез көне быел 24 сентябрьдә билге­ләнә. Диңгез­ләребез экология өчен куркыныч йөкләр ташылучы иң зур юл булып кала. Шуңа да диңгез көнен бөтен­дөнья күләмендә бил­ге­ләп үтү, беренче чиратта, су юлларында йөк ташуны мөмкин кадәр хәвеф­сезрәк итүне хәстәр­ләүгә бәйле.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова үзенең даими укучысы Эльвира Шәйхетдинова Төркиядә ял иткәндә төшергән видеолардан һәм фотолардан файдаланып,аны диңгез турындагы мәгълүматлар белән баетып видеоролик эшләде һәм аны инстаграмга куйды.Видеороликны зур кызыксыну белән карадылар,үзләренең комментарийларын калдырдылар.Яраткан шагыйребез Фәнис Яруллинның “Диңгез”шигыре дә укучыларда зур кызыксыну уятты.