Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Зәңгәр чәчәк-гашыйклар төсе”

   Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе онлайн китап күргәзмәсе һәм,аның “Зәңгәр чәчәк-гашыйклар төсе”дип исемләнгән,1971 нче елда язылган хикәясеннән инста дусларга онлайн-кычкырып укып өзек тәкъдим итте.Китапханәбездә Гариф Ахуновның китаплары байтак һәм алар укучылар тарафыннан яратып укылалар.Инстаграмда язучының әсәреннән өзек тәкъдим ителгәч китап укучыларыбыз Гариф Ахуновның әсәрләре белән яңадан бер кат кызыксынып,китапларын укып чыктылар.Кайбер яшьләребез аның әсәрләрен,үзләренең сөйләм теленең сыйфатын яхшырту максатыннан да алып укыйлар.Чөнки Гариф Ахуновның иҗаты идея-тематик яктан да,сурәтләү алымнары белән дә,теле,язу осталыгы ягыннан да бик бай,тирән һәм күпкырлы.Аның иҗаты олы бер хәзинә.