Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

”Акыллы китаплар”

   Иске Кишет авыл китапханәсендә Халыкара белемлелекне тарату көне уңаеннан мәгълүмат сәгате үтте.Мәгълъмат сәгатендә китапханәгә даими йөрүче укучылар катнашты.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова китап укучыларны  “Акыллы китаплар”,ягъни сүзлекләр,энциклопедияләр,справочниклар белән таныштырып үтте.Бу китаплардан укучыларыбыз бик еш файдалануларын ассызыклап үттеләр.Алар күп мәгълүматны интернеттан алуларын да әйттеләр,ләкин китапханәгә килеп,үзеңә кирәкле мәгълүматны китаптан карауны бер ни дә алыштыра алмый диделәр.Китапханәбездә “Акыллы китаплар” бик күп һәм без сезне чакырып калабыз хөрмәтле укучыларыбыз!Бу мәгълүмат сәгатен инстаграмга да куйдык.