Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Тирә-юне гел чәчәк»

   Иске Кишет авылында иң тырышып чәчәк үстерүчеләрнең берсе Гөлсинә апа Хәбибуллина. Ул китапханәбезнең дә даими укучысы.Гөлсинә апаның чәчәклекләре бакчага,ишек алдына  гына сыймыйча урамга ук ташып чыга.Фотосурәттә аның чәчәклегенең бер өлеше генә әле.Гөлсинә апа иртә яздан бакчада гел нәрсәдер утырту,аларны карау белән мәшгуль.Аның аллы-гөлле чәчәкләре тирә-юньне балкытып,урамнан үтеп китүчеләрнең күзләрен иркәли.Афәрин Гөлсинә апа!Алга таба да саулык-сәламәтлек,иҗади уңышлар сезгә!